Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Күңел бакчасы"

6 декабрь көнне авылыбызда зур дини бәйрәм вәгазь кичәсе үтте.Татарстан Республикасы баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев,Арча районы мөхтәсибәте Әмир хәзрәт Миннемуллин авылыбызда 33 ел Имам вазыйфасын башкарган Мөнир  хәзрәткә медаль тапшырдылар.Аның авыл өчен эшләгән эшләре бихисап.Авыл җирлеге башлыгы,шулай ук яшьләр исеменнән истәлек бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм Җәлил хәзрәтнең үтемле вәгазьләре белән үрелеп барылды.Җәлил хәзрәт Фазлыев китапханәгә үзенең китапларын да бүләк итте.Шулар белән танышырга сезне көтеп калабыз.Йөзебездән нур, күңелебездән Иман китмәсен!