Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Без көчле, без бердәм халык"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан китап укучылар өчен "Без көчле,без бердәм халык" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.Укучыларга һәр милләтнең дә үз теле,гөреф - гадәтләре барлыгы,аларның һәркайсын да яратырга хөрмәт итәргә кирәклеге турында,дуслык,туганлык турында мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гомәрова сөйләп үтте.Балалар төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр.Үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.