"Бакчачы киңәше"
Яз - бакчачылар өчен җаваплы чор.Озакламый бакча сезоны да ачыла.Шул уңайдан, без бүген китапханәбездә "Бакчачы киңәше" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрдек.Бакча яратучылар өчен бик күп кызыклы да,файдалы да киңәшләр язылган ай саен китапханәбезгә килеп баручы "Пенсионер Дачник" дип исемләнгән журнал белән таныштырып үттек.Бу журналны һәркем яратып кабул итте.Үзләре өчен күп мәгълүмат туплады.