"Җирле үзидарә - кичә,бүген,иртәгә.."
2012 нче елдан башлап 21 апрель көне - Җирле үзидарәләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Җирле үзидарә – кичә,бүген,иртәгә...” исемле очрашу кичәсе уздырылды.
Китапханәче китап укучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырып китте, җирле үзидарә хезмәтендә эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлады, “Халыкка хезмәттә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Җирле үзидарә рәисе Альбина Газинур кызы үзләренең эшләре, алдагы планнары белән таныштырды. Авылыбызда күп еллар җирле үзидарә рәисе булып эшләп чыккан бүгенге көндә вафат булган хезмәткәрләр Рахимов Якуп Рәхим улы,Гарифзянов Илгиз Шамил улы,Сабиров Гаяз Сабир улының эшчәнлекләре белән таныштык.Ветеран хезмәткәр Исмагилова Нурия апа үзе эшләгән чорлардагы авырлыклар белән уртаклашты.Очрашу кичәсе мәктәп укучыларының җыр – биюләре,шигырьләр белән үрелеп барылды.