"Сәламәтлек нигезе - спорт"
Китапханәче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, урта яшьтәге укучылар белән,, Сәламәтлек нигезе - спорт" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырылды. ,,Сәламәтлек- байлыктан кадерлерәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Авылыбызның тренеры Фәрит Гомәров ,,Саулык -зур байлык” темасына багышланган әңгәмә уздырды. Сорауларга җавап бирде.,, Киләчәктә үзегезгә максат куеп, нинди генә авырлыклар килгәндә төшенкелеккә бирелмәгез, тормышыгызда каршылыклар туса әти-әниегез, туганнарыгыз белән киңәшегез!Начар кешеләр йогынтысына бирелмәгез! Сау- сәламәт булыгыз! “- дигән киңәш, теләкләрен җиткерде.Аннан егетләр төрле спорт уеннарында үзләрен сынап карадылар.