Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Китап иле - сихри дөнья!"

Балалар китабын кайсы укучыбыз гына яратып укымый икән.Матур рәсемле, шигъри юллар белән бизәлгән  серле , могҗизалы әкиятләр, кызыклы хикәяләр.Без бүген Орнашбаш мәдәният сәхнәсендә "Китап иле - серле дөнья" - дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.Әлеге чарада китап сөючеләр үзләре яратып укыган китаплар белән таныштырдылар, әкиятләр сөйләп күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар.Әлбәттә, мәсәл, мәкальләр,табышмаклар  да читтә калмады.Китап белем чишмәсе дип юкка гына әйтмәгәннәр.Китапны кечкенәдән яратык,укыйк белемле һәм тәрбияли булыйк.