"Мин укыйм,син укы,без укыйбыз"
16 март көнне Орнашбаш авыл мәдәният йортында китапханә каршында эшләп килүче "Дуслык" әдәбият сөючеләр клубы членнары белән " Мин укыйм, син укы, без укыйбыз!" - дип исемләнгән әдәбият сәгате үтте.Бу чарабыз 21 март - Бөтендөнья шигырьят көне уңаеннан үткәрелде.Күп кенә шагыйрь,шагыйрәләрнең,шулай ук "Дуслык" клубына йөрүчеләрнең үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштык..