Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Гүзәллекнең үзе сез"

6 март көнне Орнашбаш мәдәният сәхнәсендә "Гүзәллекнең үзе сез" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.Кичәнең максаты авылыбызда яшәүче гүзәл хатын - кызларыбызны бәйрәм белән котлап,китапханәбездәге актив китап укучы гүзәлләребезне барлау,башкаларга үрнәк итеп күрсәтү,аларга истәлекле бүләкләр тапшыру .

Кичә бик матур шигырьләр ,җырлар белән үрелеп барылды.Айгел Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" дип исемләнгән драмасыннан өзек куелды.Тамашачы бик җылы кабул итте.