"Уйный - уйный укыйбыз"
3 март көнне китапханәбездә "Уйный - уйный укыйбыз" дип исемләнгән уен дәрес үтте.Китапханәгә килүче Салават күпере журналын балалар көтеп алалар.Журналның һәр язмасы кызыклы,мавыктыргыч та эчтәлекле дә.Балалар бүгенге уен - дәресебездә, журналда бирелгән биремнәрне чиштеләр,табышмакларның җавапларын табып рәсемнәр ябыштырдылар, татар кызын матур киемнәр киендереп курчак ясадылар.Балаларга бу дәресебез бик тә охшады.