"Сандугачтай моңлы Тукай теле"
Туган тел! Бу сүз һәр кешегә кадерле! Тел бит яшәү чыганагы,белем чыганагы. Туган телеңне белергә кирәк. Чөнки әби - бабайлар, ата-аналар, халык туган телдә сөйләште һәм сөйли. Туган телгә ихтирамлы караш булганда гына кеше шәҗәрәсен, үз иленең, төбәкнең, гаиләнең тарихын аңлый ала. 21 февраль көнне безнең китапханә "Сандугачтай моңлы - Тукай теле"дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган телнең һәрбер сүзен, язам манып алтынга" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Шулай ук балалар төрле халык әкиятләре китаплары белән таныштылар. Укучылар, үз чиратында, төрле телләрдә шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Әдәби-музыкаль кичә "Туган тел"җыры белән тәмамланды.