Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Моң дәрьясы"

19 январь көнне Орнашбаш мәдәният йортында композитор Нәҗип Җиһановның  тууына 110 ел уңаеннан әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.Ничәмә - ничә опералар,җырлар иҗат итүче талантлы татар егетенең иҗаты белән якыннан таныштык.Композиторның күп кенә җырларын укучыларыбызга җиткердек.Талант иясенең әсәрләре,тормыш юлы белән тулырак танышу өчен презентация күрсәтелде.