“Син йөрәктә, безнең Тукай”
27 апрельдә авылыбызда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур бәйрәм үтте. Әлеге бәйрәмдә республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, күп санлы кунаклар катнашты. Әдәби-мемориаль музей комплексы каршында Үзәк китапханә хезмәткәрләре район Мәдәният йорты белән берлектә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130-еллык юбилеена багышланган “Син йөрәктә, безнең Тукай” исемле әдәби мәйдан оештырдылар. Әдәби мәйданда безнең укучылар да чыгыш ясадылар.