“Хокукларны белик!”.
Кеше хокуклары – кешенең хокукый статусы нигезен тәшкил иткән хокуклар; хокукый дәүләтләрнең хокук үзәгендә ята . Иң беренче, дәүләт кешенең шәхси тормышына катнашмаска, аның шәхси иреген чикләмәскә тиеш, киресенчә, дәүләт кешегә үз хокукларын тормышка ашырырга шартлар тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә сүз иреге, сайлаулар, демократия, милли һәм дини ихтыяҗларны тормышка ашырганда ачык чагылыш табарга тиеш.
Кеше хокукларына караган бар документлар ике зур төркемгә бүленә: декларацияләр
Конвенцияләр. 1948нче елның декабрендә БМО Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итте. Берләшкән Милләтләр Оешмасының ил-әгъзалары өчен киңәш ителгән, БМО Генераль Ассамблеясе 1948 елның 10 декабрендә кабул ителгән документ. Декларациянең тексты дөньяның 375 тенленә тәрҗемә ителгән (шул исәптән татар теленә). 30 матдәдән тора һәм Кеше хокукларының гомуми билленең бер өлеше булып тора.
Гомуми кеше хокуклары декларациясе сүз, вөҗдан, матбугат, җыеннар үткәрү иреклекләрен, белем алу, эш, коллыктан һәм эксплуатациядән ирекле булып яшәү хокукларын ассызыклаучы 30 бүлектән тора. “Хокук белемнәре көннәре”н үткәрү максатыннан 20нче сентябрь көнне Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында 7нче класс укучылары “Хокукларны белик!”дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.