#ТукайныБергәләпУкыйбыз: Китап
Габдулла Тукайның иң матур, мәгънәле шигырьләреннән берсе "Китап" шигырен укыдык. Китап кешегә аң-белем тапшыра, матур әдәбият тормыш тәҗрибәсе бирә, ә инде кайбер шигырьләр маяк булып гомер юлын яктыртып, балкып торалар. Бүгенге шигърият бәйрәмендә укылган шигырь нәкъ шундыйлардан.Чарада урта яшьтәге 20 укучы катнашты.