«Муса Җәлил– татар халкының патриот шагыйре»
14нче февраль көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Советлар Союзы Герое, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына- 120 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил– татар халкының патриот шагыйре" әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде.
Исеме бөтен дөньяга билгеле булган бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты вакытлар үтү белән укучыларны кызыксындырудан туктамый. Һәр яңа буын үзе өчен бу легендар шәхеснең тарихын ача, патриотизм һәм каһарманлык үрнәге итеп кабул итә.
Чара барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында фильм һәм тематик презентация тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәре “Җырларым” җырын башкарды. Укучылар классташларына үзләре яраткан Җәлил шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Китапханә мөдире Муса Җәлил тууына- 120 ел тулу уңаеннан куелган күргәзмәлеккә күзәтү ясады.