Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

#ТукайныБергәләпУкыйбыз акциясе кысаларында түгәрәк өстәл артында Габдулла Тукайның "Буран" шигыренә тукталдык.

05.02.2026 көнне узган очрашуда түгәрәк өстәл артында Габдулла Тукайның "Буран" шигырен башлангыч класс укучылары белән укып, фикер алышулар уздырдык. Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Рәмзия Мәдрәсүл кызы Камалиева шигырьне укып, балаларга мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте. Шигырьдә  зилзилә уртасында калган юлчының халәте, газаплы кичерешләре тасвирлана. Ә безнең балалар буранның да матурлыгын, кирәклеген төшендерә алдылар.