Гыйнвар башыннан «Тукайны бергәләп укыбыз» масштаблы республика проектына старт бирделде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гыйнвар башыннан «Тукайны бергәләп укыбыз. Читаем Тукая вместе» масштаблы республика проектына старт бирде. Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Проект кысаларында Яңа Кырлай авылы китапханәсендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бөек шагыйребез иҗатын сөючеләр очрашулары үткәреләчәк. Очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә, шагыйрь иҗаты аша балаларда туган телгә, рухи мирасыбызга карата хөрмәт тәрбияләүгә багышланачак.
Бүген без Яңа Кырлай авылы мәктәбе башлангыч класс укучылары белән Г. Тукайның «Кышкы кич» шигырен укыдык. Кычкырып укыганнан соң, бергәләп шигырьнең эчтәлеген анализлап, укучылар белән әсәрдә үткәрелгән төп фикерне ачыкладык.