"Яхшылыкның чиге юк"
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында Арча районы Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылларында яшәүче якташларыбыз янында булдык. Күңел, сүз һәм аз гына күчтәнәч белән мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә алты өйдә булып, укый белүчеләргә яңа газет - журналлар алып бардык.
Бүләк пакетлары тутырырга булышкан Яңа Кырлай авылы мәчете мөтәвәллиятенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.