Дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе
14нче ноябрь көнне авылдашларыбыз белән җыелып Дөньякүләм "Татарча диктант" акциясендә катнаштык. Әлеге чара телебезне, милләтебезне саклау, татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту чарасы да булып тора.