“Ватан безнең белән көчле!”
31 октябрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында Ватанны саклаучылар елына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Чарага Ватан алдында хезмәт бурычын намуслы үтәгән ветераннарыбыз чакырылды. Очрашуга килүче авылдашларыбыз - Мәхсүт Хәнәфи улы Ахунов һәм Фердинанд Дәүләт улы Кавиев Россия армиясендә ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын искә алдылар.
Чарада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә, Татарстан Республикасында "Ватанны саклаучылар елы" кысаларында Арча район китапханәсе уздырган "Хәтер мәңгелек" исемле бәйгедә җиңүче альбомнар күргәзмәлегенә күзәтү ясалды.