Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Күңел җылысын биреп"

Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли. Ә кемнәрдер ерактагы якташ солдатларыбыз өй һәм күңел җылысын, өй ризыгының тәмен тойсыннар дип аларга яшелчәләр киптерә. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре дә махсус хәрби операция зонасында булган геройларыбызга дип яшелчәләр киптерә башладылар. Бу изге эшкә без, Яңа Кырлай авылы китапханәчеләре дә, кушылдык. Эштән соң, коры аш җыелмалары өчен төрле яшелчәләр турап киптерәбез. Һәр көн өйгә хуш исләр тарала: башта кәбестә, аннан кишер, бүген бездә суган исе...

Батыр чордашларыбызга бераз гына булса да өй җылысын, тәмен бирә алсак иде тутырган күчтәнәчләребез тиешле урыннарына барып җитеп, бүгенге көн геройларын аз гына булса да куандырсын иде дигән теләктә эшебезне дәвам итәбез.