Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Һәрбер сүзе-тормыш дәресе!»

22 сентябрь көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган тематик кичә үткәрелде. Чара 4 сыйныф укучылары өчен оештырылды.

Кичә барышында укучылар язучының тормышы һәм иҗаты турында, аның әдәби юлының төп этапларын һәм татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше белән таныштылар. "Һәрбер сүз — тормыш дәресе!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Гариф Ахунов әсәрләре һәм аның иҗатына багышланган әдәбият тәкъдим ителде.