Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Һәрбер сүзе-алтын бәһасе»

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов 1925 нче елның 18 нче сентябрендә Арча районы Кече Өчиле авылында туа.    Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940 нчы елда Арча педагогия училищесына укырга керә.  Студентлык елларында язучы буларак беренче тәҗрибә туплый. Ә университетның соңгы курсында укыганда, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар.                                                           Яңа Кырлай авылы китапханәсендә татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты - Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Һәрбер сүзе-алтын бәһасе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар өчен язучының тормышы һәм иҗаты белән танышуга бик күп мәгълүмат тупланды. Гариф Ахуновның татар әдәбиятына күрсәткән хезмәте санап бетергесез.Аның иҗаты төгәл итеп бүгенге көнне, татар халкының тормышын күрсәтә.