Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Россия флагы-горурлыгыбыз"

 Россия флагы көне- бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. 16 август көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә РФ Дәүләт флагы көненә багышланган башлангыч мәктәп яше балалары өчен "Россия флагы-горурлыгыбыз" дип исемләнгән мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, төсләрнең нәрсә аңлатуы, Россия Федерациясе флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар флаг белән бәйле кызыклы фактлар ишеттеләр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. "Флагны тапшыр" уенында катнаштылар. Россиянең, теләсә кайсы илдәге кебек үк, өч рәсми символы бар: флаг, герб һәм гимн, шуңа күрә викторинага әзерләнгән сораулар һәм биремнәр Россия символикасы белән бәйле иде.