Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Акыллы Уеннар»

13 август көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Акыллы Уеннар»  интеллектуаль чарасы үткәрелде. Уен катнашучыларның төрле өлкәләрдә, шул исәптән математика, әдәбият, география һәм башка фәннәрдә белемнәрен үстерүгә юнәлдерелде. Чара кысаларында катнашучылар төрле яктан сәләтләрен күрсәттеләр. 2025нче елда билгеләп үтелә торган француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпериның юбилеена аерым игътибар бирелде, аның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе әзерләнде. Катнашучылар белән аның атаклы «Нәни принц» әкият-повестеннан өзек карадык. Балаларның физик активлыгын һәм эмоциональ тонусын саклау өчен турлар арасында физкультминут үткәрелде. Чара азагында балаларга актив катнашулары һәм белемнәре өчен бүләкләр тапшырылды.