Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Син минем дустым, мин синең дустың"

30 июль - Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә балалар өчен "Син минем дустым, мин синең дустың" дип исемләнгән чара оештырылды. Чара кысаларында балалар асфальтта төсле акбурлар кулланып төрле композицияләр иҗат иттеләр. Бу иҗади процесс яшь рәссамнарга кояш, чәчәкләр, автомобильләр, йортлар һәм башка объектлар кебек элементларны сурәтләп, үз фантазияләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Асфальтта акбур белән рәсем ясау карашны, игътибарны, фикерләүне, вак моториканы, иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме, яхшы кәеф һәм шатлык тудыра. Моннан тыш, әлеге уен төре катнашучыларда уңай эмоциональ халәт һәм шатлык хисе формалаштыра. Чара тәмамлангач, китапханә территориясе асфальтта эшләнгән төрле төстәге сәнгать композицияләре белән бизәлде.