"Укый белү һәм китап аша дөньяны танып белү - нинди яхшы гамәл!"
23 июль көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә "Укый белү һәм китап аша дөньяны танып белү - нинди яхшы гамәл!" дигән урта мәктәп яшендәге укучылар өчен әдәби келәм уздырылды. Чара барышында катнашучылар татар һәм рус шагыйрьләренең әсәрләре белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр белән таныштылар. Чара балаларга берничә кыска хикәя укудан башланды һәм төрле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Табышмаклар һәм кроссворд чиштеләр. Шулай ук «Әкият сандыгы» дип исемләнгән конкурс үткәрелде, сандык эчендәге кәгазьләргә әкиятләрнең исемнәре дөрес язылмаган иде, ә балалар дөрес җаваплар табарга һәм аларны дөрес итеп туры китерергә тиешләр иде. Чараның йомгаклау этабы «Мавыктыргыч уку» викторинасы булды, балалар үзләренең яраткан әсәрләрен кычкырып укыдылар.