"Ромашка - бәхет чәчәге"
Ромашка чәчәге элек-электән мәхәббәт, бәхет символы булып саналган. Китапханәдә балалар китап укып кына калмыйча, төрле мастер-классларда да катнашалар. 16 июль көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә балалар өчен ромашка чәчәге белән фоторамка ясау буенча мастер-класс булды. Катнашучылар фотосурәтнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, фоторамка ясаганда нинди техникалар кулланырга мөмкин булуын белделәр. Балалар үз фантазияләре белән үзләренә ошаган фоторамка ясадылар. Балалар бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алдылар.