"Китаплар иленә сәяхәт"
14 июль Яңа Кырлай авыл китапханәсендә "Могҗизалар урманы" дип исемләнгән нейропсихологик балалар лагерында тәрбияләнүчеләр кунакта булды. Төркемнең җитәкчеләре группаны ике төркемгә бүлделәр. Бер төркем актив рәвештә китап карау һәм уку белән шөгыльләнде, ә икенче төркем интерактив уенда рәхәтләнеп уйнадылар.Чара азагында ике төркем бергәләп Габдулла Тукайның "Су анасы" һәм "Кәҗә белән сарык" әсәрләренә нигезләнгән анимацион фильмнар карадылар.