Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Могҗизалар урманы" балалар лагере кунакта

10 июль көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә "Могҗизалар урманы" нейропсихологик балалар лагере  экскурсиядә булдылар. Чара барышында китапханә буйлап күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган экскурсия оештырылды, анда катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм әдәби мирасы турында сораулар бирделәр, үзләренә кирәкле мәгълүматлар алдылар. Балалар өчен Габдулла Тукай тормышының төп этапларын яктыртучы документаль фильм һәм  шулай ук катнашучыларга шагыйрь иҗаты дөньясына тирәнрәк кереп китәргә мөмкинлек биргән "Кисекбаш" анимацион фильмы күрсәтелде.