"Россия шәһәрләре буйлап"
30 июнь көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча "Россия шәһәрләре буйлап" дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада балалар Россиянең экологик һәлакәтләре турында белделәр. Мультимедиалы презентация ярдәмендә катнашучыларга дөньядагы вәзгыятьне күрергә һәм тыюлыкларның мөһимлеген аңларга мөмкин булды.
Уен барышында катнашучылар берничә биремне үтәделәр: "Шәһәрне танып бел" – балалар шәһәрнең экранда нинди истәлекле урыннары сурәтләнгәнен белергә тиеш иде. Мәскәү тарихы турындагы сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк иде, бу эштә аларга тема буенча әдәбият ярдәм итте. «Картадан шәһәрне тап» уены яшүсмерләрнең география буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итте. Һәр кеше үз Ватанын яратырга, аның кадерен белергә һәм сакларга тиеш, тик шул вакытта гына озын һәм бәхетле тормыш булачак! Кечкенә яки зур булган һәр шәһәрнең үз кыяфәте, үз һәйкәлләре бар. Һәр шәһәрнең тарихы-ил тарихының бер өлеше.