Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Милли бәйрәм - Сабантуй"

21 июнь көнне спорт мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй бәйрәме узды. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп, музыкаль номерлар белән балаларның күңелле көлүләре астында бик кызыклы һәм матур чара оештырылды. Бәйрәмдә балалар өчен төрле бәйгеләр һәм ярышлар : капчык киеп сикерү, аякларны бәйләп йөгерү, авызга кашык һәм йомырка кабып йөгерү, аркан тартышу, сулы чиләкләр ташу һәм башка бик күп төрле уеннар әзерләнде. Уеннар бию флешмоблары белән үрелеп барды. Яшь катнашучыларга ярышларда сикерергә, йөгерергә туры килде. Бер генә бала да бәйрәмнән истәлекле бүләксез һәм тәм-томсыз китмәде.