"Бердәмлектә көчле без"
Соңгы елларда 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн дип йөртелә. Без аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак билгеләп үтәбез.
Укучыларыбызны шушы бәйрәм белән тәбрикләп, илебезгә - иминлек, гаиләләребезгә - мәхәббәт, табыннарыбызга – муллык, балаларыбызга игелек теләдек. Һәр көнебез бәхет-шатлыкта үтсен иде! Китапханәбездә шул уңайдан мәктәп яны лагерьенда ял итүче балалар белән укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Бердәмлектә көчле без" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдык.