«Россия көненә- милләтең киеменнән» Бөтенроссия акциясе.
Традицион костюм-теләсә кайсы халыкның тиңдәшсез символы. Россия көнендә, 2025 елның 12 июнендә барлык теләүчеләрне - «Россия көненә- милләтең киеменнән» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырдык. Акция ел саен ВКонтакте социаль челтәрләрендә онлайн форматта уздырыла.
Кулланучыларга 2025 елның 12 июнендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарында матур фотолар урнаштырырга тәкъдим ителде. Татар һәм рус халыклары киемнәреннән Яңа Кырлай авылы китапханәсенә йөрүчеләр белән без дә бу чарада катнаштык.