«ЭКОЯЗ – 2025» экологик акциясе.
4 май көнне «ЭКОЯЗ – 2025» экологик акциясе кысаларында Яңа Кырлай авыл китапханәсе хезмәткәрләре парк территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр .
Язгы өмә - ул һәр кешегә файдалы эш башкарырга һәм табигать турында кайгыртырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Акциядә катнашучылар актив һәм оешкан төстә беркетелгән территорияне узган елгы үләннән һәм кышкы чорда җыелган чүп-чардан чистарттылар, агач төпләрен агартып чыктылар.
Чисталыкны һәм тәртипне саклау-безнең уртак бурычыбыз, авылыбызның никадәр чиста һәм тәртипле булуы безнең үзебездән тора.