Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Сугыш юллары буйлап»

6 май көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә «Сугыш юллары буйлап» дип исемләнгән патриотик квест элементлары белән искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада Яңа Кырлай урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Квест Бөек Ватан сугышы тарихы битләренә багышланган иде. Чара кунагы Т.М. Шакиров фронтовик әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.