Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Тукай укулары"

24 апрель көнне Яңа Кырлай авылының урта мәктәбендә Тукай укулары узды. XIV нче Республикакүләм Габдулла Тукай укуларына килүче укучылар, укытучылар, кунакларга китапханәбездә төзелгән "Милләтеңнең бар хыялын, Ходай сиңа туплаган" дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗаты һәм тормыш юлын чагылдырган китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Шулай ук фәнни гамәли конференциядә катнашучылар 2025нче елга Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүче кандидатлар турында китаплар, газета-журнал материаллары белән дә таныштылар, китапханәбездә экскурсиядә булдылар.