Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Бик серле космос"

12 апрель көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Космонавтика көне уңаеннан "Бик серле космос" дип исемләнгән информация сәгате уздырылды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, Россиянең беренче космонавты Юрий Гагарин, шулай ук хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованың беренче очышы турында кызыклы фактлар белделәр. Чарада катнашучылар Космонавтика турында кызыклы видеоролик карадылар һәм космос турындагы кызыклы табышмакларга  җаваплар бирделәр. Балалар игътибарына "Астрономия һәм Космос" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.