“Терроризмга каршы бергәләп”
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында еш ишетергә туры килә. Терроризмны кисәтү - һәркемнән уяулык сорый. 9нчы апрель көнне Яңа-Кырлай авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек. Яшүсмерләргә терроризмның кешелек өчен куркыныч афәт булуы турында сөйләдек.