Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Табышмаклар белән тулы чемодан»

2 апрель көнне Балалар китабы көне уңаеннан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен «Табышмаклар белән тулы чемодан» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Чарада балалар рус һәм татар халык әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр, китапханәче белән бергә кызыклы әкиятләр укыдылар, хайваннар һәм кошлар турындагы табышмаклар чиштеләр. Мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.