«Язны сәламли кошлар»
1 апрельдә - Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне күчмә кошлар көньяктан туган якларына күпләп кайталар дип санала. Кошлар язның башлануын һәм кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуын беренчеләрдән булып искә төшерә. Шул уңайдан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Язны сәламли кошлар» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә бәйрәмнең тарихын сөйләп үтте. Шулай ук кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, кышкы чорда кошларга нинди ярдәм кирәклеге, азык салынган җимлекләрне ничек урнаштыру, кайда урнаштыру турында информация бирде. Чара барышында балалар кошлар турындагы табышмакларга җаваплар таптылар һәм бик матур, эчтәлекле мультфильм карадылар. «Кошлар дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәлектән балалар безнен якка әйләнеп кайткучы кошлар турындагы китаплар белән таныныштылар.