«Җиңү авазы - Голос Победы»
28 март көнне Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан уздырылган «Җиңү авазы - Голос Победы» бәйге - фестиваленең чираттагы сайлап алу туры узды. Яңа Кырлай, Өчиле, Чиканас, Күкчә Бирәзә, Алан авылы үзешчәннәре нәфис сүз, җыр,бию һәм театраль күренеш бәйгеләрендә көч сынаштылар. Без нәфис сүз һәм кичәне алып бару өлешендә катнаштык.