Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Маша-ШоУ»

Декабрь азагында һәм 2025 елның гыйнвар ае башында Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Зөһрә Кәбирова Г.Тукай музее хезмәткәрләре оештырган «Маша-ШоУ» исемле мавыктыргыч Яңа ел проектында катнашты, анда Яңа Кырлай авылына килгән кунакларны әкият геройлары Маша, Миша, Шүрәле, Убырлы һәм балачактан ук таныш башка персонажлар каршы алдылар! Программа күңелле уеннар, конкурслар һәм биюләр белән үрелеп барды. Балалар интерактив сәхнәләрдә катнаштылар, әкият персонажлары белән һәм яраткан Аюыбыз белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр! “Маша-ШоУ” - гаилә ялы өчен бик кызыклы чара булды. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте!