Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Ия" елгасы басмалары буйлап сәяхәт.

21 март көнне "Гений места" проекты кысаларында Яңа Кырлай авыл китапханәчеләре Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен "Ия" елгасы басмасы буйлап экскурсия үткәрделәр. Проектның яңалыгы : туган якны өйрәнү, тарих һәм әдәбияттан алынган мәгълүматларның берләшүеннән гыйбарәт һәм әлбәттә креатив туризм. Экскурсиядә укучылар Яңа Кырлай авылы мәчете янында, Сәгъди йорты һәм Габдулла Тукай музее паркында булдылар. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Н.Н. аларның һәркайсының барлыкка килү тарихын сөйләде. Укучыларны "Ия" елгасы һәм Яңа Кырлай авылы тарихы белән таныштырды. Г.Тукай музее ишек алдында барыбыз бергә шагыйрьнең күңелдә калган шигырьләрен искә төшердек.