“Җир-безнең уртак йортыбыз”
20 март көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Җир-безнең уртак йортыбыз” дигән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар җирнең тарихы, аның күпьеллык традицияләре белән таныштылар. Бу чарада балалар планетада булган ресурсларның байлыгы, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хайваннар һәм үсемлекләрне саклау турында белделәр, безнең дөньядагы экологик проблемалар белән таныштылар. Викторина формасында балалар файдалы үләннәр, хайваннар һәм үсемлекләр турындагы табышмакларны чиштеләр. Шулай ук китап күргәзмәсе дә күрсәтелде, балалар бик кызыксынып дөнья картасын карадылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.