Акция «Горурланырлыгыбыз бар»
Яңа Кырлай авылы китапханәсе Республика күләмендә уздырылучы "Горурланырлыгыбыз бар" исемле акциядә катнашты. Әлеге акция Ватан сакчылары елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышлап уздырылды. Танылган язучыларның Муса Җәлил, Нур Баян һәм Фатих Кәримнең шигырьләрен Илназ Галимҗанов, Катя Агеева һәм Риназ Абдуллаҗанов укыйлар.