Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Җирнең матурлыгы әниләрдә”

Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,

Юлларга гөлләр сибелсен.

Март аеның саф җилләре,

Бәхет-шатлык кына китерсен.

6 март көнне 12 сәгатьтә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яңа Кырлай урта мәктәбендә өлкән сыйныфлар өчен Пушкин картасы программасы буенча брошкалар ясау буенча мастер-класс узды. Укучылар Яңа Кырлай авыл китапханәчеләре белән бергә тормышларында иң мөһим кеше — әниләр өчен искиткеч бәйрәм бүләге “Чәчәк брошкалар” әзерләделәр. Барысы да иҗади атмосферага кереп китеп бу процесста аеруча кызыксыну белән катнаштылар. Мастер-класста катнашучылар бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар. Һәркемнең җылылык һәм мәхәббәт белән тулы кабатланмас, якты, үзенчәлекле брошкасы килеп чыкты.