"Исемең матур, кемнәр куйган"
Чарага Арча районы авылларында яшәүче Таһир Зөһрә исемен йөртүче катнашучылар чакырылган иде. Яңа Кырлай авылыннан модель китапханәдә эшләүче Зөһрә Кәбирова әлеге конкурста катнашып, "Иҗади бәйге" номинациясендә 2 нче урынны яулады. Оештыручыларга мондый эчтәлекле һәм кызыклы бәйге уздырулары өчен бик зур рәхмәт. Районыбызның "Хәзинә" фольклор ансамблендә чыгыш ясаган хезмәткәрләргә дә искиткеч чыгышлары өчен рәхмәт.