«Солдат тапкырлыгы»
22 февраль көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Солдат тапкырлыгы» конкурс-уены узды. Чарада яшүсмерләр бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Катнашучылар эрудиция, зирәклек, җитезлек һәм тапкырлыкта сынаштылар. Яшүсмерләр ике командага бүленеп «Солдат умом богат», «Армреслинг», «Собери волю в кулак», «Шифровальщик», «Актерское мастерство», «Конкурс капитанов» конкурсларында катнаштылар һәм «Безнең яклаучыларга багышлана!» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.