Туган телебезне саклыйк, яклыйк, туган телебездә сөйләшик! Онлайн-акция.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.Туган телебезне саклыйк, яклыйк, туган телебездә сөйләшик!
Яңа Кырлай авыл китапханәсе, Арча районы Үзәк китапханәсе оештырган видео-конкурста Рифат Сәлахның "Туган тел" шигыре белән катнашты.